Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Счеттан акча салдыралар? Тиз арада телефонны сүндерегез!

Мошенниклар, карта буенча хәрәкәт күзәтелә, дип ышандырып, аксубайлы счетыннан тагын 47 мең сум акчасын салдырганнар.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов биргән мәгълүматларга караганда, банкның ялган хезмәткәре шалтыратып, 21 мең сум акчасын салдырырга теләүләре турында хәбәр итә, озак та үтми алга таба хәрәкәтләргә төгәллек кертү өчен, тагын бер шалтырату була. Бераздан соң зыян күрүченең телефонына хатын-кыз шалтыратып, карта номерын әйтүен сорый, ир ул әйткәнне үти.

Ул акчаларны саклап калу өчен, барлык карталардан да акчаларны онлайн-банк аша күчерергә, суммалар ярты сәгать эчендә счетка кире күчерелә, дип ышандыра һәм өченче тапкыр банктан шалтыратачакларын да искәртеп куя. Шалтырату роботтан булачак, бары тик “әйе” дип кенә җавап бирергә кирәклеген дә әйтә.

Алга таба зыян күрүче хезмәт хакы картасыннан да, тупланма счеттан да бөтен булган акчасын инструкция буенча күчерә. Ярты сәгать көткәннән соң, ир банкка шалтырата башлый. Банк хезмәткәре, акча күчерүләрнең мошенниклар эше булуын әйтә, әлеге очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

–Банктан килгән һәр шалтырату, бигрәк тә акчаны счетларга күчерү кебек тәкъдимнәр белән шалтыратканда – хәбәрләшеп тормыйча, телефонны сүндерергә киңәш итәм, – дип шәрехләде тикшерүче. – Банк хезмәткәрләре акча күчерү яисә салдыру буенча шалтыратмыйлар. Шик туганда, кулыгызга банк картасын алыгыз. Анда банкның кайнар линия телефон номерын табыгыз һәм банкка шалтыратыгыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев