Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Пенсионер ханым 300 мең сумга кредит рәсмиләштереп, акчаны чак кына мошенникларга күчерми калган

Аксубайдан тагын бер пенсионер ханым чак кына мошенниклар корбанына әйләнмәгән.

Аңа чит кеше шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштыра һәм банк картасына карата мошенниклык гамәлләрен ачыклауда ярдәм итүен сорый.

Ир башта аның банк картасыннан ниндидер хатын-кызның (хәтта исемен дә әйтә) биш мең сумга акча күчерүен әйтә, янәсе, тегесе пенсионер ханым исеменә генераль ышаныч кәгазе буенча 300 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштергән. Тик кредит рәсмиләштерүдә кайсы банк хезмәткәренең катнашы булуын ачыклау һәм барлык формальлекләрне җайга салу өчен кредит рәсмиләштерергә кирәк, дип алдый.

Хатын-кыз шалтыратучы сүзләренә ышана – ялган банк хезмәткәре кушуы буенча бернинди проблемаларсыз кредит рәсмиләштерә, акча картага килә, ул акчаны салдыра.

Ир шалтыратып кына калмый, бер үк вакытта мессенджерда язышып, банк картасы ябылды, акчаны башка урынга күчерү өчен инструкция буенча эш итәргә кирәклеген тәкъдим итә. Ниһаять, ханымның башына, бу мошенниклар түгелме икән, дигән уй килә һәм ул полициягә хәбәр итә.

Әлеге факт буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Хатын акчаны банкка кире кайтарган, аңа кредит түләргә туры килмәячәк. Тик ул “кредит кармагына” эләгүдән бер адымда гына булган бит. Ә бит аның кереме һәм пенсиясе 20 мең сумнан артмый, шуның бер өлешен ханым коммуналь хезмәтләр өчен түли. Калган акчаның зур өлешен үзе файдаланмаган кредит өчен түләргә туры килүен күз алдына да китерә алмый.

– Декабрь, гыйнвар айларында бу – ялган банк куркынычсызлыгы хезмәте хезмәткәрләре белән бәйле булган бишенче очрак. Исегездә тотыгыз, сезнең картага, счетларга карата мошенниклык гамәлләре кылына икән – банк аларны автомат рәвештә блакировать итә, сезгә банк хезмәткәрләре шалтыратмаячак, аны шәхсән банк офисына барып кына кабат блокировкадан алырга мөмкин. Операцияләр ясау өчен карта номерын, пин-кодны беркемгә дә әйтергә ярамый. Үзегезгә зыян китереп кемгәдер ярдәм итәргә маташмагыз – танышларыгыз үтенече буенча кредит алмагыз, бигрәк тә очраклы кешеләргә – сез үз теләгегез белән кәгазьләргә кул куясыз һәм кредит түләүдә бары тик сез җаваплы булачаксыз, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе Фәзилә Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев