Аксубаево
  • Рус Тат
  • Парковка өчен күршесен кыйнаган Казан кешесен хөкем иткәннәр

    37 яшьлек ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

    Парковкада урын өчен күршесен кыйнаган Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-атны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

    «Судта ачыкланганча, вакыйга 17 майда Казанда булган. 37 яшьлек ир-ат Декабристлар урамындагы бер йорт янында парковка урыны өчен шул тирәдә яшәүче икенче бер ир-ат белән ачуланышып киткән. Нәтиҗәдә, хөкемгә тартылган ир-ат күршесенең йөзенә берничә тапкыр суккан», - дип сөйләде Руслан Галиев агентлыкка.

    Конфликт нәтиҗәсендә җитди тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

    Сугыш чукмарын кулга алганнар. Ул үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән. Суд ир-атны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. 

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: