Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Мошенникларга 954 мең сум акча күчергән

Аксубайда ял көннәрендә тагын ике алдау очрагы теркәлгән.

Районда яшәүче хатын-кыз, интернет аша арзанрак бәядән тимер юл билеты сатып алып, мошенникларга 12 мең сум акча күчергән. Зыян күрүче, акчасыннан колак каккач, рәсми сайтлардан түләгәндә җибәрелә торган электрон билетның килгәнен көтеп тормыйча, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Икенче зыян күрүче – пенсионер. Аңа таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре итеп тәкъдим итә һәм карта буенча активлык күзәтелүе турында хәбәр итә, янәсе мошенниклар аның картасыннан 170 мең сум акчасын салдырганнар, шуның өчен тиз арада явыз ниятле затларның эзләренә төшәргә һәм калган акчаларны салдыру мөмкинлеген бирмәскә кирәк. Ир-ат үзенең акчаларын “коткарырга” уйлаган һәм шалтыратучының киңәшен тотып, банкка юл тоткан һәм акчаларын кәрәзле телефоннар номерларына күчерә башлаган.

Ялган банк хезмәткәрләре аны акчаларын күчергәндә банк хезмәткәрләре һәм банкомат янында беркем белән дә сөйләшмәү турында кисәткәннәр. Шуңа күрә ир өченче затларның суммаларны банкомат аша күчермәскә дигән киңәшләренә колак салмаган. Аның карта счетыннан мошенниклар кулына 954 мең сум акчасы киткән.

– Һәр банк өчен үз абруе кадерле, шуңа күрә мошенник гамәлләреннән яклау дәрәҗәсен камилләштерә. Тик еш кына кешеләр, мошенникларның психологик йогынтысы астында конфиденциаль мәгълүматларны үзләре хәбәр итәләр һәм билгесез счетларга, телефон номерларына зур суммаларда акча күчерәләр, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов. – Паникага, йогынтыга тиз бирелә торган категория кешеләр бар. Әлеге очракта бердәнбер дөрес карар, әгәр эш сезнең акчагызга кагыла икән, якын кеше белән элемтәгә керү һәм сезгә шалтыратучыларның таләпләре турында сөйләү.

Тикшерүче фикеренчә, мондый очраклар турында үзегезнең өлкән яшьтәге әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга, туганнарыгызга сөйләп, аларны үзләренә карата кылынырга мөмкин булган җинаятьләрдән кисәтергә мөмкин.

Банк картасын блокировкага куярга, дигән сылтау белән мошенниклык гамәлләрен ничек булдырмый калырга соң?

Полиция хезмәткәрләре искәртә, әгәр сезгә билгесез зат шалтыратып үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра, сезгә исемегез белән мөрәҗәгать итә, йорт адресыгызны әйтә һәм сезнең карта буенча акча салдыру гамәле кылына, дип хәбәр итә икән – ышаныгыз – ул АЛДАКЧЫЛАР! Сөйләшүне шунда ук туктатырга, банк картасының икенче ягында күрсәтелгән номер буенча банкның контакт үзәгенә шалтыратырга һәм бу хакта хәбәр итәргә кирәк. Сезнең шәхси мәгълүматларыгыз җинаятьчеләр кулына эләгергә мөмкин, банк шикле операцияләрне шунда ук туктата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев