Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Мошенниклар аксубайлының банк картасыннан Мәскәүгә бару өчен 50 мең сумга якын акчасын салдырганнар

Яшь кеше популяр сервисның мобиль кушымтасыннан беренче тапкыр гына файдаланмый.

Элек ул юлда йөргән өчен банк картасы аша уңайлы түләгән, шуңа күрә бу юлы да ышанган.

Зыян күргән егет тикшерүчеләргә шоферның Мәскәүгә кадәр бару өчен бронь ясарга һәм 600 сум күләмендә алдан түләү кертергә тәкъдим итүе турында сөйли. Ул бернинди шикләнүсез, өстәвенә сәфәренең кыйммәткә төшмәвенә сөенеп, счет реквизитларын кертә һәм хәтта банк картасының арткы ягындагы саннарын да хәбәр итә һәм «түләргә» төймәсенә баса. Ул яшәгән урында Интернет начар тотканлыктан, кич белән торак пункт чигенә чыгып, түләү узганмы-юкмы икәнлеген тикшерергә һәм шофер белән элемтәгә керергә карар кыла. Менә шунда счеттан алты йөз сум урынына биш мең ярымнан артык акча күчерелүе ачыклана.

Сөйләшүләрне егетнең әтисе алып барганлыктан, ул шунда ук машина йөртүчегә акчаларны салдырулары турында яза башлый. Һәм аңа, акчаларны кире кайтарыр өчен сылтама буенча күчәргә кирәк, дип җавап бирәләр. Акча, чыннан да, күчә. Менә шунда барысын да аңларга һәм туктатырга кирәк булган да бит. Тик ... машина йөртүче егеткә, аның да ун мең сум акчасын салдырулары, полициягә мөрәҗәгать итәчәге турында яза. Машина йөртүче Мәскәүгә барырга теләүчеләрдән күпме акча салдыруларын белер өчен, ПИН-кодлар белән скриншотлар ясап җибәрергә куша. Скриншотлар җибәрелә һәм аннан соң егетнең картасыннан акчаларны төрле банк счетларына күчерү турында бер-бер артлы смс-хәбәрләр килә башлый. Күчерелгән сумма 50 мең сумга якын тәшкил итә. Россия башкаласына бару өчен 600 сум гына түләргә җыенган карта хуҗасы шул вакытта гына мошенниклар «кармагына» эләгүен аңлап ала һәм банкка шалтыратып, картаны блокировкалый.

–Юл уңаенда утырып барырга теләүчеләр белән сәфәрләр оештыру буенча хезмәтләр популярлаша бара. Тик барысын да аңлап эшләргә кирәк. Эшне башкармаган килеш, алдан түләү кертергә ярамый, өстәвенә банк картасы реквизитларын хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтмәскә кирәк, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов. –Югыйсә сез теләгән урынга бара алмыйча калу өстенә, акчадан да колак кагачаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев