Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Мәктәп формасы сатып алырга китә, кайтса – түбәне янгын камап алган була

Бәла төштән соң бистәдә яшәүче күп балалы Быковлар гаиләсенә килә.

– Кичтән үк төшке аш вакытында балалар белән мәктәп формасы сатып алырга барырга планлаштырган идем. Без кибеткә барып җиттек, улларым киемнәрне киеп карый гына башлаганнар иде, безгә өебезнең януы турында хәбәр иттеләр, – дип сөйли Вера Быкова. – Паникада өйгә әйләнеп кайттык – түбәне ялкын телләре камап алган иде.

Күп балалы ана өй эченә йөгереп кереп, документларны табып алырга өлгерә. Шөкер, төтен эченнән кире чыга алган. Ут өй түбәсенә зыян сала, бакча ягыннан тәрәзәләр шартлый, шушы көннәрдә алдан әзерләнгән фундаментка урнаштырылырга тиешле мунча бурасы яна.

Хуҗалар ут иртән мал-туар өчен азык әзерләнгән мич очкыныннан чыккан дип фаразлый.

– Шөкер, беркем дә зыян күрмәде, өйдә биш ел яшәдек, әле ахырына кадәр төзелеп тә бетмәгән, хәзер янә төзелеш, кышка кадәр түбәне күтәрергә кирәк, – диләр хуҗалар.

Вера – балалар бакчасында, ире Николай шәхси эшмәкәрдә эшли.

Безнең хәбәрче белән сөйләшкәндә район башлыгы Камил Гилманов, күрсәтмә бирелүе, район исменнән гаиләгә финанс ярдәме күрсәтеләчәге турында хәбәр итте. Битараф булмаган кешеләр, күршеләре, туганнары инде әйберләрне тапшыра башладылар, вакытлыча яшәп тору өчен торак тәкъдим ителгән. Әмма түбәне яңадан җыю, өйгә күчү өчен шактый акча кирәк, чөнки өй эчендә дә ремонт таләп ителә. Ә ике олы баланы мәктәпкә җыярга да кирәк әле.

Чит кайгы булмый, аннан беркем дә гарантияләнмәгән. Безнең редакциягә янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр мөрәҗәгать иттеләр инде. Акчалата ярдәмне Вера Владимировна исеменә ачылган «Ак Барс банк» һәм «Сбербанк» карталарына, 8 958 620-20-05 телефон номеры буенча күчерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев