Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Минзәлә янындагы трассада булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар

Һәлакәткә бәйле рәвештә юлда хәрәкәтне япканнар, урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

Минзәлә янындагы трассада күпләп юл-транспорт һәлакәте булган, зыян күрүчеләр дә бар. 

Авария шаһитлары хәбәр итүенчә, бүген иртән М7 трассасында Минзәлә янында күпләп юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике фура һәм дүрт җиңел машина бәрелешкән.

Шаһитлар сүзенә караганда, һәлакәттә бер кеше зыян күргән.

«Волго-Вятскуправтодор» оешмасы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, юлның бу участогында юл-транспорт һәлакәте аркасында хәрәкәтне туктатканнар. Һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

Хәзерге вакытта Уфа ягына хәрәкәт торгызылган, ә Мәскәү ягына реверсив хәрәкәт оештырылган. Зыян күргән автомобильләрне машиналар йөрү өлешеннән алып киткәннән соң, хәрәкәт тулы күләмдә торгызылачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X