Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әлмәттә 80 яшьлек әби, мунчада ис газы белән агуланып, аңын югалткан

    Әлмәттә 80 яшьлек әби, мунчада ис газы белән агуланып, аңын югалткан.

    Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Кичә 22.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Әлмәт Үзәк районы хастаханәсенә ис газы белән агуланган 80 яшьлек әбине китерүләре хакында хәбәр килгән.

    Ачыкланганча, аңсыз хәлдәге карчыкны улы табып алган. Ир-ат шунда ук ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Әбине хастаханәгә озатканнар. Табиблар аның хәлен уртача дип бәяли.

    Фото

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: