Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Кытайда яңа коронавирус йоктыруның тагын 17 очрагы теркәлгән

Кытайның Ухань шәһәре медицина идарәсе пневмониянең 17 яңа очрагы хакында хәбәр итте. Шул рәвешле, шәһәрдә әлеге чирне йоктырган кешеләрнең гомуми саны 62гә җиткән, ике кеше үлгән.

Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, «Би-би-си» агентлыгы галимнәргә сылтама белән хәбәр иткәнчә, коронавирусның яңа төрен йоктыручылар саны рәсми мәгълүматлардан күп тапкырлар артып китә.

Британия экспертлары әйтүенчә, чынлыкта әлеге чирне йоктыручылар саны 1,7 меңгә җиткән.

Декабрь аенда Ухань шәһәрендә пневмония авыруы таралды. Соңрак ачыкланганча, моңа коронавирусның әлегә кадәр билгесез төре сәбәпче булган.

Кытай Хөкүмәтенең рәсми мәгълүматларына караганда, әлегә вирусның кешедән кешегә йогуына бәйле очраклар теркәлмәгән. Авыруны Ухань шәһәрендәге базардан сатып алынган диңгез продуктларыннан йоктырганнар.

Хәзерге вакытта Таиланд һәм Япониядә дә берничә кеше әлеге авыруны эләктергән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев