Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Коронавирус турында фейк-яңалык өчен чираттагы татарстанлыга штраф салынды

Әлмәттә яшәүче 33 яшьлек ир-ат коронавирус аркасында үлем очракларының күбрәк булуы турында интернетта ялган мәгълүмат чыгарган.

Фейк-яңалык өчен тагын бер татарстанлы штрафка тартылган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат социаль челтәрдә Әлмәттә зарарланган кешеләр саны биш кешегә кадәр җиткән, ә рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, үлем очракларының саны күпкә күбрәк булуы турында язган.

Бу яңалык полиция хезмәткәрләрен кызыксындырган.

30 мартта шәһәр суды «мәзәкче»не ялган мәгълүмат тараткан өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тарткан.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган һәм интернеттан файдаланучылар алдында гафу үтенгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев