Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанда күлдә су коенганда 5 яшьлек малай үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар

    Әти-әнисе һәм шаһитләр баланы аңына китерергә тырышып караган, әмма ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслый.

     Казанда Зур Аккош күлендә биш яшьлек малай батып үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    Кичә Казанның Зур Аккош күлендә кизү торган ОСВОД коткаручыларыннан балалар белән суда булган ике фаҗига турында хәбәр килә.

    Беренче очракта 15 яшьлек малайны коткарганнар. Ул туп артыннан суга кереп киткән була, әмма бата башлый. Коткаручы бала янына йөзеп килә, аңа коткару жилеты кидертә һәм баланы ярга алып чыга.

    Кызганыч, икенче баланы коткарып кала алмыйлар. Һәлак булган баланың әти-әнисе сөйләгәнчә, биш яшьлек малай 10 яшьлек абыйсы белән суда уйнаган. Бер мизгелдә малай күздән югала. Әти-әнисе шундук коткаручыларга мөрәҗәгать итә һәм баланы эзли башлыйлар. Баланы суда табалар, ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче аңына китерергә тырышып карыйлар, әмма урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый. 

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: