Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанда каршеринг машинасы коймага бәрелгән, өч кеше җитди тән җәрәхәтләре алган

    Казанда каршеринг автомобиле кирпеч коймага бәрелү нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм ике пассажир җитди тән җәрәхәтләре алган.

    Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

    Кичә төнге өчләр тирәсендә Ершов урамында арендага алынган «Фольксваген» автомобиленең йөртүчесе, зур тизлектә хәрәкәт итү сәбәпле идарәсен югалтып, кирпеч коймага килеп сыланган.

    Нәтиҗәдә, чит ил машинасының шоферы, шулай ук ике пассажиры (23 яшьлек кыз һәм 19 яшьлек егет) төрле тән җәрәхәтләре алган.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: