Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер әбидән азык-төлек салынган кул арбасын талап алган кешене тоткарлаганнар

Видеокүзәтү камераларыннан күренгәнчә, билгесез кеше карчыкны асфальтка бәреп ега, аннан азык-төлек салынган сумка-арбасын алып кача.

Казанда бер әбидән азык-төлек салынган кул арбасын тартып алган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Күзәтү камералары видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. Аннан күренгәнчә, билгесез егет күп катлы йорт подъезды янында өлкән яшьтәге хатын-кызны этеп ега, аннан азык-төлек салынган кул арбасын талап ала һәм кача.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу хәл 4 апрельдә иртәнге җиде-сигез сәгать тирәсендә булган. Кибеттән кайтып баручы 80 яшьлек әбигә Фәйзи урамындагы 7нче йорт янында ир-ат һөҗүм итә. Җинаятьче карчыкны этеп ега да азык-төлекне алып кача. Азык–төлек салынган сумкада тагын 5 600 сум акча да булган.

Һөҗүм итүчене иртәнге 9.50 сәгатьтә үк патруль экипажы һәм участок полицейские тоткарлый. Ул элек хөкем ителгән 32 яшьлек ир-ат булып чыга. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Фото: Скриншот с видео.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X