Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән

    Авария бүген иртән Рихард Зорге һәм Бертуган Касыймовлар урамнары чатында булган.

    Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән күмәк юл-транспорт һәлакәтен шаһитлар видеога төшереп алган. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыкты.

    Авария бүген иртән Бертуган Касыймовлар һәм Рихард Зорге урамнары чатында булган.

    Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус берьюлы берничә автомобильне бәрдергән. Кадрларда кимендә биш автомобильгә зыян килгәне күренә.

    Авария аркасында юлда зур бөке барлыкка килгән. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: