Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Казан кибетендә атыш оештырган ир-атны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем иткәннәр

48 яшьлек ир-атны «Корал кулланып кылынган хулиганлык» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

Казанның бер кибетендә атыш оештырган 48 яшьлек ир-атны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«26 май көнне иртән 48 яшьлек ир-ат Оренбург трактындагы бер кибеттә, аңа шифалы су саткан вакытта тоткарлык күрсәтүләрен сылтау итеп, сумкасыннан травматик пистолет тартып чыгарган һәм түшәмгә бер тапкыр аткан», - дип белдерде агентлыкка Руслан Галиев.

Суд ир-атны «Корал кулланып кылынган хулиганлык» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев