Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

КамАЗ машинасы “Хундай”га юл бирмәгән, зыян күрүчеләр бар

Юл-транспорт һәлакәте 8 август көнне Чистай-Аксубай төбәк автомобиль юлында килеп чыккан.

Күрше Чистай районы агрофирмаларының берсенә караган КамАЗ машинасы йөртүчесе, Аксубай ягыннан хәрәкәт иткәндә, борылышта каршы килүче «Хундай солярис» автомобиленә юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә юл-транспорт вакыйгасында җиңел машина йөртүчесе зыян күргән.

Аксубай медиклары анарда башының маңгай өлеше җәрәхәтләнгән, күрәк читлеге бәрелгән, баш мие селкенгән, дигән диагноз куйган. Тик ул хастаханәдә ятудан баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев