Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

«Камаз» белән бәрелешүдән соң «ВАЗ» пассажиры машинадан чыгып очкан

20 ноябрьдә Әлмәт-Җәлил юлында «ВАЗ» белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Бәрелешкәч «ВАЗ» машинасында утырган бала чыгып очкан.

Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Һәлакәт урыныннан фото һәм видеоязмаларны шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүчесе узып китәр өчен каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына килеп бәрелә.

Шаһитлар сүзләренчә, баланың  иминлек каешы эләктерелмәгән булган. Ул җиңелчә җәрәхәтләр алган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев