Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Игътибар: эзләү

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан 1956 елда туган шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе кешесе Губанов Валерий Федорович эзләнә.

Ул 2020 елның 2 июлендә өеннән билгесез юнәлеш буенча чыгып китә. Соңгы тапкыр аны 3 июльдә Аксубайның Сембер урамыннан урманга таба барганын күрәләр.

Буе якынча 165 сантиметр, ябык гәүдәле, чал чәчле, өйдән чыгып киткәндә чәче кыска итеп киселгән булган, аерым билгеләре: сул кулында күрсәтүче бармагының бер флангасы киселгән. Ачык төстәге футболка һәм кепка кигән була. Үзе белән документлары, телефоны юк. Хәтерен югалтуы, дезориентация булуы ихтимал, элек тә өеннән чыгып киткәләгән, әмма берничә көннән соң әйләнеп кайткан. Психиатр наркологта исәптә тормый. Валерий Губановның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның 2-72-06 телефоны буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең кизү частена хәбәр итүләрен үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев