Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Чистай янында ике машина бәрелешкән, «Лада»ның шоферы һәм пассажиры зыян күргән

Чистай янында «Лада» һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машинаның шоферы һәм пассажиры зыян күргән.

Бу хакта әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Юл һәлакәте узган шимбә кичендә булган. Чистай – Казан трассасында «Лада Калина» автомобиле тагылмалы «КАМАЗ» машинасы белән бәрелешкән», - дип белдерде алар.

Кадрлардан күренгәнчә, «Лада» йөк автомобиленең тагылмасы һәм кузовы арасына килеп кергән. Аның алгы өлеше җитди зыян күргән.

Җиңел автомобильнең йөртүчесен һәм пассажирын Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Урында табиблар, коткаручылар һәм полицейскийлар эшләгән.


 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: очевидцы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев