Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Чистай районында Кама елгасында боз астыннан балыкчы мәетен алганнар

Чистай районында Кама елгасында боз астыннан балыкчы мәетен алганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 56 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр килгән. Гариза бирүче ирнең балыкка китүе һәм әйләнеп кайтмавы хакында сөйли.

Кама буенда туганнары аның чанасын һәм бияләйләрен табып алган, ә телефоннан җавап ала алмаганнар.

Ярдан бер чакрымда 3нче зона отряды коткаручылары һәлак булган кешенең мәетен судан чыгарган. Ул урында боз тулысынча формалашмаган, әремнәр күренеп торган, ерганаклар булган. Балыкчы шул ерганакларның берсенә төшеп киткән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев