Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда биш катлы йортта янгын чыккан, фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар

Янгын ГЭС бистәсенең Муса Җәлил проспектындагы торак йортта чыккан.

Чаллының ГЭС бистәсендә Муса Җәлил проспектындагы бер торак йортта янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, шул хактагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген иртән килгән. Бишенче катта урнашкан бер фатирның аш бүлмәсенә ут капкан. Ут белән көрәшүчеләр 61 яшьлек ир-атны урамга алып чыккан. Берничә минуттан соң янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән.

Яну продуктлары белән агуланган фатир хуҗасын шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X