Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Бөгелмәдә өч яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән

Әтисе белән генә өйдә калган чакта, бала тәрәзәгә куелган сеткага таянган.

Кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә Бөгелмәдә өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән.

Башы җәрәхәтләнгән баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Билгеле булганча, фаҗига вакытында бала өйдә әтисе белән калган, ә әнисе олы улы белән киткән булган. Бала тәрәзә төбенә менгән һәм тәрәзәгә куелган сеткага таянып егылып төшкән.

«Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Артем Кривоносов килде. Тикшерү бара, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана», — диде Руслан Галиев.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев