Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Бер йорттан өч мәет: Казанда вәхшиләрчә үтерелгән гаилә белән хушлаштылар

Казанның Чуйков урамында булган коточкыч фаҗига бөтен республиканы аяктан екты: бер вәхши аркасында бер йорттан, бер гаиләдән өч мәет чыкты. 10 гыйнвар көнне 18 яшьлек Камилә, аның әтисе Рафаэль һәм озак еллар “Мәдәни җомга” газетасында эшләгән әнисе Фәридә белән хушлаштылар.

«Камиләне дә калдырмаган бит...»

7 гыйнвар көнне кичке якта Казанның Чуйков урамында урнашкан бер фатирда өч мәет табыла. 18 яшьлек Камиләне, аның 59 яшьлек әнисе Фәридәне һәм 62 яшьлек әтисе Рафаэльне 22 яшьлек Рөстәм пычак белән кадап үтерә. 10 гыйнвар көнне фаҗига булган йорт каршысында бер гаиләдән булган өч мәеткә җеназа намазы укылды.

Йорт каршына халык иртәнге сигездә үк җыела башлаган иде. Табигать дә мондый кансызлык, кабәхәтлеккә түзеп тора алмаган: көн тууга буранлый башлады. Җеназа намазын да себереп-себереп яуган кар астында укыдылар.

Өч мәетне өч машинада алып килеп, йорт каршына куйдылар. «Кайсысы Фәридә?», «Кайсысы Камилә?» дип өзгәләнеп елады халык. Бер яктан әнисен, икенче яктан әтисен, ә уртага үзен куйдылар Камиләнең. Туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары, классташлары — барысы да вәхшиләрчә үтерелгән гаиләне соңгы юлга озатырга килгән иде.


— Фәридә, Камилә, мин өчәүләп Абхазиягә барып йөрдек. Кызын үзеннән бер җиргә дә калдырмый иде. Гел бергә булдык. Фәридә үзе бик әйбәт иде, нинди үлемнәр язган бит, — дип өзгәләнде Фәридә ханымның иптәш кызы.

Ишектән керүгә Фәридәгә ташланган, ире йокы бүлмәсендә булган. (Тикшерүчеләр фаразы буенча, Рөстәм ишек төбендә Рафаэльгә пычак кадый, аннары аның әнисе, иң соңыннан йокы бүлмәсенә качкан Камиләгә - ТИ). Камиләне булса да калдырмаган бит. Әле 18 яше дә тулмаган иде бит аңа. Менә сиңа егетләр... Каршы булганга дип тә әйтеп булмый, кем белсен, без белеп тә бетермибездер инде. Күршеләре дә булышмаган шунда, каравыл кычкырганнар. Беркемгә дә ышанырга ярамый. Ишек тә ачмыйлар бит хәзер. Ничек малае түзәдер... Төне буе елап чыкты балам, — дип сөйләде ул.

Үтерүче үзенең гомереннән дә колак кагарга тели: ул дүртенче кат тәрәзәсеннән сикерә. Тик исән кала. Җирдә яткан егетне күреп алып, каравыл кычкыралар. Рөстәмне 7 нче шәһәр хастаханәсен алып китәләр, операция ясыйлар. Хәзер ул реанимациядә ята.

Тикшерү версиясе буенча, әти-әни кызның ул егет белән аралашуларына каршы булган һәм фаҗига дә нәкъ шуның аркасында килеп чыккан. Дүртенче катның канга баткан идәне, күршеләренең ишекләре вәхшилекнең чиге юклыгын исбат итә дә инде. Тулы бер гаилә — Рафаэль, Фәридә һәм Камилә алган яраларыннан шунда ук вафат булалар.

«Бик өлгер, җитез, кеше белән уртак тел таба белүчән кеше иде»

Камилә, мәктәпне бетереп, КИУның психология бүлегендә укыган була. Фәридә ханымның хезмәт юлы исә «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», ә аннары егерме еллап «Мәдәни җомга» басмалары аша үткән. Илле биш яшен тутырып, ул лаеклы ялга чыккан була.


Камилә әнисе белән. Зөлфия Мадьярованың Фейсбук аккаунтыннан.
«Мәдәни җомга» газетасының җаваплы сәркатибе Илгизәр Зәкиев
башта бу хәбәргә ышанмауларын әйтте.

— Бер-ике ел бергә эшләдек Фәридә апа белән. Бик өлгер, җитез, кеше белән уртак тел таба белүчән кеше иде. Кызын соңлап кына тапты ул. Икенче бала булгач, бик көтеп алдылар Камиләне. Улы белән яшь аралары да зур иде.

Интернетта бу хәбәрне күргәч тә, «Үзенең исеме дә туры килә, кызы Камиләнеке дә», - дип утырдым әле. Фамилияләре туры килмәгәч, алай зур игътибар бирмәдем. Камилә - Фәридә апа икенчегә Рафаэль абыйга кияүгә баргач туган бала һәм алар шул фамилия белән йөри икән. Камиләне йөзгә күреп белмәгәч, алар түгелдер дип ышандым. Ә икенче көнне «безнең Фәридә бит ул» хәбәр салдылар, — дип сөйләде Илгизәр Зәкиев.

«Гел кызын гына сөйләп торды»

Күп еллар «Мәдәни җомга»да Фәридә апа белән бергә эшләгән Зөлфия Мадьярова да Фәридә апаның кызы өчен янып торуын сөйләде. «Үзе дә, ире дә, кызы да бик әйбәт кешеләре иде», — диде ул өзгәләнеп.

— Фәридә апа белән «Мәдәни җомга»да бергә эшләдек. Ул китте, мин дә икенче җиргә күчтем. Бик яхшы хатын иде, гаиләсе дә шундый әйбәт иде. Кызы тыйнак кына иде, әйбәт укыды. Кызын гел сөйләп кенә тора иде. Ничек укый, нинди имтиханнар бирәсе бар — барысын да сөйли иде. Ире Рафаэль абый да әйбәт кеше иде, шундый тәмле итеп пешерә иде. Үзе колбасалар ясый иде. Фәридә апа эшкә алып килә дә бергәләп авыз итә идек.

Миңа «Мәдәни җомга»ның сәркатибе Илгизәр шалтыратып әйтте бу хәл турында. Шокта калдым, күзгә йокы кермәде. Башка сыймаслык куркыныч хәл бу. Алар турында әйбәт итеп кенә сөйләп була. Авыр туфраклары җиңел булсын.

«Ишекне дә ачасы калмаган»

«Мәдәни җомга» газетасының алыштыргысыз хезмәткәре Рәмзия апа Габдуллина белән Фәридә апа 25 ел тирәсе бергә эшлиләр. Камилә дә аның күз алдында үсә.

— «Татарстан яшьләре»ннән бирле 25 еллап бергә эшләдек. Мин гомер буе версткада, ул хатлар бүлегендә эшләде. Бик актив, бик тырыш, бик җитез хатын иде. Үз эшен белеп, яратып башкарды. Бу хәл турында бергә эшләүчеләр хәбәр бирделәр. Бик авыр хәл, абау, җаным. Әле дә айнып булмый. Камилә минем оныгым белән бергә беренче класска укырга бардылар. Икесенең фотоларын берләштереп, матур итеп ясатып та куйган идек, — дип сөйләде Рәмзия Габдуллина.

Рәмзия апа сүзләренчә, редакциядә Яңа ел алдыннан чәй табыны оештыралар. Әлеге мәҗлескә Фәридә апа да килә. Бу аларның соңгы күрешүләре, саубуллашулары булган, күрәсең.

— Бик әйбәт гаилә иде. Иптәше Рафаэль белән күршеләр генә булганнар алар. Кечкенәдән бергә үскәннәр. Соңлап кына кавыштылар, аннары Камилә туды. Ә олы улы Артурның инде үз гаиләсе, балалары бар. Бик акыллы егет. Әнисен шул хәтле хөрмәт итә иде. Ашханәдә гел күрешәбез без аның белән.

Ә Камиләкәем әнисе белән эшкә дә килә иде. Яңа ел чыршыларында да катнашты. Бик матур итеп һинд биюләрен бии иде. Түгәрәкләргә дә йөртте аны Фәридә. Ай, Камиләкәем… Башка сыймый торган хәл бу. Саубуллашырга да йөрәк дарулары белән бардым. Ул кешене нишләтерләр икән инде? 22 яшьлек… Башына тай типкәнме икән соң аның?! Шундый кеше буламыни?! Ул пычакны анда гына каян тапсын инде ул, димәк, әзерләнеп килгән була бит. Ишекне дә ачасы калмаган да шул, — дип өзгәләнде Рәмзия апа.

Рафаэль, Фәридә һәм Камиләне Әтнә районында җирләделәр. Мәрхүмнәрнең караңгы гүрләре якты, авыр туфраклары җиңел булсын. Туганнарына, якыннарына Ходай күркәм сабырлык бирсен.


Камилә Төхвәтуллинаның Вконтакте аккаунтыннан

Камилә Төхвәтуллинаның Вконтакте аккаунтыннан

Камилә әнисе белән. Зөлфия Мадьярованың Фейсбук аккаунтыннан.

Камилә Төхвәтуллинаның Вконтакте аккаунтыннан

 

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев