Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Батыр янында «ЗИЛ» әйләнеп капланган

1954 елгы машина йөртүче, «ЗИЛ» автомобилендә Федоровка поселогы тарафыннан Аксубайга таба хәрәкәт иткәндә, имин юл хәрәкәтен сайламый, идарәне югалта һәм юл читенә төшеп китә.

Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә, ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенү һәм уң як кул башы сыну диагнозы белән Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылган.

– Ел башыннан Аксубай районында авыр тән җәрәхәтләре белән биш юл-транспорт фаҗигасы килеп чыкты, бер кеше – һәлак булды, бишесе төрле имгәнүләр алды. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш күзәтелә – 2019 елның биш аенда тән җәрәхәтләре һәм бер зыян күрүче белән бары тик бер генә юл-транспорт вакыйгасы булган, – дип билгеләп үтте Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Сәбәбе – машина йөртүчеләрнең җилдерергә яратуы. Тизлек режимын арттырып, сез үзегезне дә, пассажирларны да, күпчелек очракта алар урынында якыннарыгыз була, һәм башка юл хәрәкәте катнашучыларын да куркыныч астына куясыз. Газ педаленә басканда – сезне өйдә көтүләрен онытмагыз. Үзегезне саклагыз!

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев