Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләрне Чаллы хастаханәләренә алып кайтканнар

Авариядә имгәнгән баланы әтисе күзәтүендә Кама балалар медицинасы үзәгенә алып киткәннәр.

 

Башкортстанда авариядә зыян күргән биш кешене Чаллы хастаханәләренә урнаштырганнар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Дүрт кеше Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ята. Пациентлар тикшерү һәм хастаханәгә яту өчен теркәлү уза. Алар барысы да үз аңнарында”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Авариядә зыян күргән баланы әтисе күзәтүендә Кама балалар медицинасы үзәгенә алып киткәннәр. Уфа хастаханәләрендә ике пассажир калган. Табиблар аларның хәлен авыр дип бәяли.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев