Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда ике катлы торак йортта газ шартлаган

Башкортстан прокуратурасы Уфада Пекин урамындагы ике катлы йортта газ шартлау факты буенча тикшерү үткәрә.

Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бүген, 15 гыйнварда, иртәнге якта бер фатирда газ шартлый. Ике фатирга зыян килгән, өч кеше зыян күргән.

Белгечләр белән бергә прокурор тикшерүе барышында вәкаләтле оешмаларның йорт эчендәге газ җиһазларына хезмәт күрсәтүдә билгеләнгән таләпләр үтәлешенә һәм контрольлек итүче органнар эшчәнлегенә бәя биреләчәк.

Шулай ук зыян күргән кешеләрнең торак хокукларын үтәү гамәлләре тикшереләчәк.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә,тикшерү нәтиҗәләре һәм барышы прокуратураның аерым контролендә тора.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев