Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубайлы сайтта гашишка заказ биргән һәм ташыган вакытта тоткарланган

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан законсыз наркотик чаралар сатып алу һәм ташу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Әле июль аенда ук полиция хезмәткәрләре Нурлат-Аксубай-Чистай автомобиль юлында наркотик чаралар ташыган «Дэу-Нексия» автомашинасын тоткарлыйлар.

Тикшерү материалын җыю барышында, 30 яшьлек Аксубай кешесенең шәхси куллану өчен интернет-сайт аша наркотик матдә сатып алганлыгы ачыклана. Ул аны ташып кына калмый, аның бер өлешен Казаннан өенә кайтканда кулланырга да өлгерә. Тикшерү турындагы белешмәләргә нигезләнеп, тәкъдим ителгән матдә 1,77 грамм күләмендә “гашиш” – анаша, каннабис сумаласы булып чыга. Гәрчә, тоткарланучы 3 грамм наркотик сатып алганы турында әйтсә дә.

– Билгесез затның наркотик чараларны законсыз сату факты буенча ҖКның 228 маддәсе 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды. Сатып алучы да, бер үк вакытта кулланучы да булган зат административ җаваплылыкка тартылды һәм дүрт мең сум штраф түләде, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев