Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубайда яшәүче хатын-кызлар банкның ялган хезмәткәрләренә 540 мең сум акча күчергәннәр

Бу атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан ике алдау очрагы теркәлгән.

Районда яшәүче хатын-кызларның берсе мошенникларга – 240 мең сум, икенчесе 300 мең сум акча күчергән.

Өстәвенә, ике хатын-кыз да кредит рәсмиләштергән һәм, мошенниклар инструкциясен үтәп, кредит акчаларын салдырып, аларны күрсәтелгән карта номерларына күчергән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу район өчен бәла булып тора, чөнки ел башыннан бер сценарий буенча инде шундый өченче мошенниклык очрагы теркәлгән. Безнең гражданнар ышанучан һәм һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Бу очракта да икесенә дә банкның ялган хезмәткәрләре шалтыраткан. Алар, янәсе, банк хезмәткәрләре арасыннан мошенниклар белән бәйле һәм аларга кредитлар рәсмиләштерү белән шөгыльләнүче алдакчыларны фаш итүдә ярдәм итүләрен сораганнар. Шул ук вакытта сезнең счетларыгыздан һәм банк карталарыгыздан да акча күчерергә маташалар, дип ышандырганнар.

Кешеләр кайчагында туганнарына да ышанмыйлар, хәтта танышларына да әҗәткә акча биреп тормыйлар, ә зур суммаларны алдакчылар кулына бик җиңел күчерәләр.

Мошенниклар – шул ук психологлар. Әгәр кеше гомере буе акча җыйган һәм кемгә дә булса акча тиеш булудан куркып яшәсә, ул банкның ялган хезмәткәрләренә дә, банкның ялган куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләренә дә ярдәм итәргә риза булачак.

– Район халкына тагын бер кат мөрәҗәгать итәбез, уяулыкны югалтмагыз. Мошенникларның корбаны булмас өчен, таныш булмаган шалтыратуларга җавап бирмәскә кирәк. Ә җавап бирдегез икән, тубканы куегыз. Үзегезнең карта һәм счетлар буенча барлык мәгълүматларга төгәллекне банкта кертегез. Банк хезмәткәрләре телефон аша кертемнәр һәм счетлар турында мәгълүмат бирми. Өстәвенә, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре сөйләшүләр алып барырга һәм акчаларны счетлардан күчерүдә катнашырга хокуклы түгел, – дип аңлатты Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев