Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә хокуксыз һәм мотошлемсыз машина йөртүче зыян күргән

Сидул-Ерыклы – Урмандеево юлында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуда тизлекне арттыру сәбәп була.

Хәбәр 7 август төнендә Аксубай район үзәк хастаханәсеннән килә. Хастаханәгә медицина ярдәме сорап 18 яшьлек «Патрон Спорт 150» мотоциклын йөртүче мөрәҗәгать итә. Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, тикшерү барышында йөртүченең тизлекне арттырып җибәрүе һәм машиналар хәрәкәте өлешендә авып китүе ачыкланган. Ул гына да түгел, яшь кешенең транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукы булмаган һәм ул мотоцикл белән мотошлемсыз идарә иткән. Табиблар аның ябык баш мие имгәнүе алуын, баш мие селкенүен, кабыргасы

–Моның нәтиҗәсе тагын да аянычлырак тәмамланырга да мөмкин булыр иде, мотоцикл, скутер – югары куркыныч тудыра торган транспорт чаралары. Мотошлемсыз булуы һәм идарә итү кагыйдәләрен үтәмәве йөртүченең гомерен куркыныч астына куя, – дип шәрехләде ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Бу очракта егетне күлмәктә туган дип әйтергә була. Форсаттан файдаланып, балаларына скутерлар, мопедлар, мотоцикллар сатып алучы ата-аналарга тагын бер кат шуны искә төшерәсе килә – бүген аларны һәркемнең сатып алу мөмкинлеге бар, тик балаларның сәламәтлеген һәм гомерен алар белән генә бәяләп булмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев