Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында юл һәлакәте: «Калина» йөртүчесе һәлак булган (видео)

Кичә кич Аксубай районында булган юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булган.

Авария «Чистай-Аксубай-Нурлат» автомобиль юлының 65 нче чакрымында булды. Нурлат ягыннан хәрәкәт итүче «Лексус» һәм каршы юнәлештәге «Калина» автомобильләре бәрелеште. Чит ил машинасы руле артында 1956 елгы Казан кешесе була. 1965 елгы «Калина» машинасы йөртүчесе безнең район кешесе.

Безнең хәбәрче юл-транспорт вакыйгасы урынында булды. Монда озын бөке хасил булды, хәрәкәт туктатылды. Юл-транспорт вакыйгасы урынында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, оператив-тикшерү төркеме эшләде. Юл-транспорт фаҗигасенең сәбәпләре ачыклана.

«Калина» йөртүчесен машина салоныннан чыгаруда коткаручылар ярдәм итте. Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов хәбәр иткәнчә, «Калина» йөртүчесен кабинадан чыгару өчен гидравлик кайчы кулланырга – кузов түбәсен, утыргыч аркасын кисәргә һәм панель өлешен сузарга туры килгән. Районның баш коткаручысы сүзләренә караганда, йөртүче исән булган, аны медикларга тапшырганнар.

Без юл-транспорт һәлакәтенең икенче катнашучысы – «Лексус» йөртүчесе белән сөйләшә алдык.

– Мин Нурлатта идем, Казанга кайтырга чыктым, башта аның машинасының бәргәләнгәнен күрдем, ул идарәне җайларга омтылды, – дип сөйләде «Лексус» йөртүчесе. Барысы да секунд эчендә килеп чыкты. Бәрелүдән машина борылды, «Калина» юл читенә тәгәрәде.

Чит ил машинасы йөртүчесе, үз автомобиле ишеген тиз генә ача алмавы, шулай да машинадан чыгып, «112» номерын җыя алуы турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, медиклар аны караганнар, ул медицина ярдәменә мохтаҗ түгел.

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, «Калина» йөртүчесе алган имгәнүләрдән Аксубай район үзәк хастаханәсендә вафат булган. Якыннарының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X