Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында яшәүче бер хатын-кыз мошенникларга банктан кредит алу мөмкинлеге өчен 113 мең сум акча күчергән

Интернет аша кредит алу өчен банк эзләү хатын-кыз өчен матди зыян белән тәмамланган.

Коммерция банкы хезмәткәрләре 1 миллион 400 мең сум күләмендә кредит бирелүе хакында хәбәр итеп, аның белән элемтәгә керәләр. Тик аны алу өчен комиссия һәм 113 мең сум күләмендә беренчел кертем сорала. Ялган банк хезмәткәрләре хатын-кызга төрле номерлардан берничә тапкыр шалтыратып, тәмам ышандыралар, өстәвенә, кредит шартлары отышлы була.

Хатын-кыз мошенникларга акча күчергәнен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итә.

– Гражданнарны тагын бер кат уяу булырга чакырабыз. Шул дәрәҗәдә самими булырга һәм, үзеңнең бөтен мәгълүматларга да ия булуыңа, алдакчылар кармагына эләкмәвеңә ышанырга ярамый. Таныш булмаган номерлардан шалтыратулар булганда, трубканы бөтенләй алмау хәерле. Шалтыратучы банк хезмәткәре дип таныштыра икән, банкның кайнар линия телефонын табып, шалтыратып тикшереп карагыз. Үз абруе турында кайгырткан банклар үз клиентларын аптырап шалтыратмыйлар, бигрәк тә ял көннәрендә, иртәнге яисә кичке вакытларда. Һәм сезнең банк картасы мәгълүматлары белән дә кызыксынмыйлар, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Рузилә Низамова. – Исегездә тотыгыз, сезнең банк картасы, паспорт мәгълүматлары мошенниклар кулына бик җиңел эләгә ала, аларны интернетта сайтларда кертмәгез. Бары шулай эшләгәндә генә, сезнең турындагы мәгълүматлар һәм сезнең финансларыгыз сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X