Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында яшәүче бер ханым үзен кәеф-сафа корырга чакырган авылдашының акчасын урлаган

Аксубай район суды авылдашының акчасын урлаган 44 яшьлек хатынга 320 сәгать мәҗбүри эш сыйфатында җәза билгеләде.

Һәм 42 мең сум күләмендәге зыянны каплауны йөкләде.

Аксубай район суды матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, ике күршенең дуслыгы спиртлы эчемлекләр дә булган уртак мәҗлестән соң тәмамланган.

Яхшы күңелле хуҗа хатын кибеткә бару өчен яшерен урыннан – кулъяулыктан акча ала һәм кунак барында аны бияләйгә тыга һәм куртка кесәсенә яшерә. Ә кунак хатын моны күреп кала.

Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, бер табын артында утырган хуҗабикә һәм аның улы йоклап китәләр. Ә иртән 43000 сум күләмендә акча югалуын ачыклыйлар.

Полицейскийлар гражданка Ч.ның урланган акчага җирле сәүдә нокталарында товар сатып алганлыгын ачыклаганнар. Шул ук вакытта хатын биш мең сумлык акчалар булуы белән мактанган. Әмма тоткарланган вакытта акчаның күп өлеше булмый инде.

Зыян күрүче судта китерелгән зыянның үзе өчен шактый булуын аңлата, тик судтан авылдашына катгый җәза бирмәүне үтенә.

Суд карары белән гражданка Ч. урлауда гаепле дип табыла.

Суд аның элек җинаять җаваплылыгына тартылмавын, гаебен тануын һәм тәүбә итүен, китерелгән зыянны капларга риза булуын исәпкә алып, аңа 320 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев