Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында яшәүче бер ханым этикеткалы шешәдә көмешкә саткан

Спиртлы сыеклык саткан өчен ханымга 15-30 мең сум күләмендә штраф яный.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору буенча өлкән опервәкиле Алексей Ионов хәбәр иткәнчә, Карасу авылында шәхси йортта контроль сатып алу гамәлгә ашырыла. Шушы авылда яшәүче 28 яшьлек ханым брендлы этикеткалы 0,9 литрлы шешәдә көмешкә сатып җибәрә. Хәтта «Ералаш» тапшыруындагы мәктәп укучысы да тартма тышында нәрсә сурәтәнгән булса, аның эчендә дә шушы әйбер булырга тиешлеген белә.

Хатын исә бу кагыйдәне исендә тотмаган. Һәм спиртлы сыеклыкны канунсыз сату өлешендә законны бозган, хәзер аны суд һәм штраф санкцияләре көтә.

 

Фото: Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев