Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында ир-ат суга батып үлгән 

Фаҗига турындагы хәбәр 15.09 сәгатьтә диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына килә.

Аксубай районының Киса авылы янындагы буада 1987 елгы ир-ат батып үлгән. Фаҗига урынында МЧС, полиция хезмәткәрләре һәм Алексеевск эзләү-коткару отряды эшли. 

Шаһитлар сүзләренә караганда, ир су коенырга булган. 

Гадәттән тыш хәл урынына башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев та килде. 

- Аксубай районында коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк. Без мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, - диде Станислав Зайцев. 

Эзләү-коткару отряды башлыгы урынбасары Александр Козлов сүзләренә караганда, быел бу алар карамагындагы территориядә өченче фаҗига. Аларның отряды Кама аръягы зонасының җиде районында эшли. 

Кешеләр санкцияләнмәгән урыннарда су коенуның фаҗига белән тәмамланырга мөмкинлеге турында уйламый. Сүз уңаенда, буада "Коену тыела" дигән аншлаг та бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев