Аксубай районында ир-ат шаһитлар күз алдында батып үлгән
Фаҗига кичә көн төшкә авышкан вакытта Иске Кыязлы авылында Сөлчә елгасында килеп чыккан.
Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат су коенырга килә, тик күпмедер вакыттан соң су астына китә һәм бүтән йөзеп чыкмый. Фаҗига шаһитлары коткаручыларны чакыртканнар.
«Татар-информ» МА ТР буенча Россия ГУ МЧС пресс-хезмәтендә хәбәр иткәнчә, 14:36 сәгатьтә 3 нче номерлы ЗПСО коткаручылары суга батып үлгән ир-атның гәүдәсен ярдан 30 метр ераклыкта ике метр тирәнлектә тапкан. Мәетне ярга алып чыгып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Фото: ТР буенча Россия ГУ МЧС архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев