Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында җиңел машина тракторга килеп бәрелгән: дүрт кеше зыян күргән

59 яшьлек аксубайлы юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган, анда үзе, ике пассажир һәм тракторчы зыян күргән.

Юл вакыйгасы 23 сентябрьдә кич белән, Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 47 чакрымында була. 

Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, «ВАЗ-21103» автомашинасын йөртүче куркынычсыз тизлек һәм дистанция сайламый һәм юл уңае юнәлешендә хәрәкәт итүче тагылмалы Т-40 тракторы белән бәрелешә. 

Юл фаҗигасы нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Алар барысы да төрле тимгәнүләр белән Чистай район үзәк хастаханәсенә озатыла, анда аларга ярдәм күрсәтелә һәм өйләренә кайтарып җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев