Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районы кешесе, коры үләнгә ут төртеп, чак кына өен яндырмый калган 

Аксубай районының Иске Кармәт авылы кешесе үз хуҗалыгында коры үлән яндырган һәм шул рәвешле ул утның торак төзелешләренә һәм каралты-кураларга күчү куркынычын тудырган.

Аянычлы нәтиҗәләр бары тик янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм эш итүе нәтиҗәсендә генә булдырылмый калган. 

Аксубай һәм Нурлат районнары буенча МОНД ның өлкән сорау алучысы эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов шәрехләвенчә, язгы-җәйге чор башлану белән, корыган үлән һәм чүп-чар яну гражданнарның ут белән саксыз эш итүләре аркасында килеп чыга. 

– Кар эреп бетте, җир шактый кипте инде. Кагыйдә буларак, мондый янып китү очраклары гадәттә контрольләнми, зур тизлек белән һәм зур мәйданнарда тарала. Ут күрше участокларга, корылмаларга да күчәргә мөмкин, янгын аяусыз, – дип шәрехләде Рәсим Ислямов. – Гражданнардан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кадгый үтәүләрен, коры үлән һәм чүп-чарның янып китүенә юл куймауларын үтенәм. 

Кагыйдә бозучы административ җаваплылыкка тартылган, аңа административ штраф яный.

Янгын иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, урындагы затларга - 6 меңнән 15 мең сумгша кадәр штраф каралган.

 

Фото күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев