Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районы башлыгы гаиләнең фаҗигале үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты

Фаҗига Аксубайда булды – Мазилин урамындагы фатирда дүрт кешенең үле гәүдәсе табылды.

Гаилә һәлак булды. Фаҗиганың якынча сәбәбе — ис газы белән агулану. Бу хәлнең шартлары ачыклана.

Әлеге фаҗига уңаеннан Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов гаиләнең кайгысын уртаклашты:

– Шәхсән үз исемемнән, Совет, Башкарма комитет һәм район халкы исеменнән һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам. Без сезнең тирән кайгыгызны уртаклашабыз, югалту әчесен сезнең белән бергә кичерәбез.

Район һәлак булучыларның кайгысын кичерә – бүген һәм иртәгә барлык күңел ачу һәм мәдәни чаралар гамәлдән чыгарылды.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев