Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Туган якны өйрәнүче остазга – 80 яшь

Яңа елның беренче көнендә Аксубай районында билгеле шәхес, педагог- ветеран Әхмәтзыя Моратшин үзенең 80 яшен билгеләп үтә.

Әхмәтзыя Гали улы зур тормыш юлы үткән кеше. Үз гомерендә берничә һөнәрне алыштырса да, аларның барысы да кешеләргә хезмәт итүгә багышланган. 

 Балачактан ук тырыш булган малай үз алдына яхшы белем алуны максат итеп куя һәм шул хыялын тормышка ашыру өчен күп сынаулар үтә. Алтынчы сыйныфны туган авылы мәктәбендә тәмамлагач, ул укуын Иске Ибрай мәктәбендә дәвам итә. Егерме чакрым араны җәяү йөреп, вакыты булганда төрле эшләрдә эшләп алган акчасына үз-үзен кирәкле әйберләр белән тәэмин итә-итә белем ташын кимергән егет, урта белем алу турындагы аттестатын кулына алгач, үзен күкнең җиденче катында итеп тойгандыр, әлбәттә.

Хезмәт юлын ул туган авылында клуб мөдире вазифасында башлап җибәрә. Яшь, энергиясе ташып торган  мәдәният хезмәткәрен тиз арада күреп алып, районның комсомол комитетына күчерәләр. Шул елларда ул Казан дәүләт университетында югары педагогик белем ала. Университет дипломы булган белгечне мәктәпкә директорның тәрбия эшләре буенча ярдәмчесе итеп билгелиләр.

Яшь педагогка  мәктәп тормышында актив катнашу, укучылар белән эшләү бик ошый, шуңа ул канатланып эшли. Бер үк вакытта авылда җәмәгать эшен дә алып бара: партбюро, халык контроле  әгъзасы булып тора, радиогазета чыгара, мәдәни тормыш уртасында кайный. 1970 нче елда “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүе әнә шул тынгысыз хезмәтенә бәя була. 

Аның хезмәт биографиясендә агроном, КПССның партия комитеты секретаре булып эшләгән еллары да бар. Җитмешенче еллар ахырында Әхмәтзыя Гали улы Моратшин район мәгариф бүлеген җитәкли, тик дөньядагы иң кадерле кешесе – әнисе авырып китү сәбәпле район үзәгендәге җитәкчелек эшен калдырырга туры килә.

Шуннан соңгы 18 елын,1999 нчы елда лаеклы ялга киткәнче Әхмәтзыя Моратшин Иске Кыязлы урта мәктәбендә директор булып эшли. Тормышындагы әлеге еллар аеруча истә калырлык мизгелләргә бик бай була. Авыл мәктәбе ул елларда гөрләп тора, районда иң яхшы мәктәпләрнең берсе буларак, республика буенча да югары күрсәткечләргә ирешәләр.

Коллективка шул ук мәктәпне тәмамлап, укытучылык һөнәрен алган  яшь педагоглар  кайта һәм, әлбәттә инде, аларның тырышлыгы белән белем бирү дәрәҗәсе дә яхшыра.
Шул чактагы педагогик хезмәт юлында ирешкән уңышлары өчен, йөзләгән укучыларның һәм укытучыларның остазы “РФның атказанган укытучысы” исеменә һәм тагын бик күп бүләкләргә лаек була. 

Әхмәтзыя Моратшин – кызыксынучан, максатчан шәхес. Ул – туган авылы тарихын бөртекләп өйрәнүче кеше. Бу өлкәдәге җентекле эзләнү хезмәтләре туган якны өйрәнү музеенда саклана. Мондагы һәр экспонат аңа үз балалары кебек якын, газиз, кадерле, чөнки аларның һәркайсында авылдашлары  язмышы язылган истәлекләр. Иң беренче булып ул башлап җибәргән эшне укытучылар да, укучылар да зур кызыксыну белән күтәреп алып, мәктәп музеена бик күп тарихи әйберләр җыйнап китерәләр.

Бу үзенә күрә бер зур тәрбия эше дә. Үткән белән киләчәкне бәйләп торучы тарих җебе булганда авыл тормышында якты эз калдырган шәхесләр исеме беркайчан да халык хәтереннән җуелмас, иншаллаһ.

Әхмәтзыя абыйның тагын бер бик зур хезмәте бар. Ул – Бөек Ватан сугышында геройларча көрәшкән авылдашларының исемен мәңгеләштереп, 2000 нче елда үз Хәтер Китабын бастырып чыгара. Авыл аксакаллары белән очрашып, алар сөйләгән истәлекләрне бөртекләп язып алып, искереп-тузып беткән хатларны, документларны, фотографияләрне табып-җыйнап, төннәр буе аларны машинкада җыеп китап итеп бастыру өчен күпме көч, түземлек таләп ителгәнен күз алдына китерүе дә кыен.

 – Кеше үз вазифасы кысаларында гына эш итәргә тиеш түгел, – дип үз фикерләре белән бүлешә остаз. – Әгәр нинди дә булса күңелеңә ошаган шөгыль тапсаң, тормышның яңа якларын ачасың, яшәү дәрте арта, кешеләргә кирәк булуыңны аңлау хисен тоясың.

Тормышта шундый биеклекләргә ирешү өчен янәшәңдә сине аңлаучы, ярдәм итүче кеше булуы кирәк. Бу очракта да Әхмәтзыя Гали улы бәхетле кеше. Аның яраткан хатыны, фикердәше Мөнҗия Мәҗит кызы үзе дә гомерен педагоглык эшчәнлегенә багышлаган шәхес. Алар бергәләп ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде оныкларының уңышларына сөенеп, бер-берсенә терәк булып гомер юлын дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев