Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сугышны үтә, фашист әсирлегендә була

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Семенович Шишковка 95 яшь тулды.

Ветеранны шундый үзенчәлекле дата белән котларга район башлыгы Камил Гилманов шәхсән үзе килде. Ул ветеранга туганнарын һәм якыннарын шатландырып, исәнлектә гомер итүен теләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов бәйрәм уңаеннан ветеранга ихлас тәбрикләүләрен җиткерделәр. Иске Тимошкино мәктәбе  директоры  Владимир Красильников коллектив исеменнән  кайнар котлады. Ветераннар советы рәисе Иван Семенов та изге теләкләрен белдерде. Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты үзешчән артистлары юбилейны концерт номерлары белән бизәделәр.
Николай Семенович Иске Тимошкино авылында туган. Җирле мәктәпне тәмамлаганнан соң Аксубай педучилищесына укырга керә. 1941 елның августында фронтка алына. Дошманга каршы көрәшә, фашистлар әсирлегенең бөтен кыенлыкларын үз җилкәсендә татый. Сугыштан 1945 елның ноябрендә кайта. Аның күкрәген “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен“ медале, Бөек Ватан сугышы ордены бизи. Тыныч вакытта Иске Тимошкино урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. 1948 елда хезмәттәше – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Максимовнага өйләнә. Алар инде 70 ел бергә. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, кызганыч, бер кызлары дөнья куйган. Җиде оныклары һәм җиде оныкчыклары – аларның әйтеп бетергесез сөенече. Оныкларының берсенә шулай ук сугышчан юл үтәргә туры килә – Артем Чечен сугышын үз күзләре белән күргән.
Ни генә булмасын, Шишковлар тормыштан ямь һәм тәм табып, бәхетле гомер кичерәләр. Ә бит 70 ел бергә тату гомер итү һәр гаилә парына да язмаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев