Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сугыш батыры котлаулар кабул итте

Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Хәйретдиновка 95 яшь тулды.

Хәйретдиновлар гаиләсе өчен бу бәйрәм истәлекле вакыйгага әверелде. Туган нигездә бөтен гаилә әгъзалары зур тантанага җыелды. Шулай ук рәсми затлар да читтә калмадылар.

– Хөрмәтле Галимҗан Закирҗан улы, истәлекле бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сез Ватанны фашистлардан сакладыгыз һәм, сәламәтлегегез белән түләп, Бөек Җиңүне якынайттыгыз. Сезнең сугыштан соңгы елларда Республика,  район үсеше өчен керткән хезмәтегез дә бәя биреп бетергесез. 

Район җитәкчелеге вәкиле РФ Президенты Владимир Путинның юбилей уңаеннан юлланган Тәбрикләү мөрәҗәгатен укыды, гөлләмә, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Бөек Ватан сугышы ветераны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцевадан, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтовтан ихлас котлаулар кабул итте. Ветеранның тантанада катнашкан уллары һәм кызлары аңа сәламәтлек, күңел көрлеге теләделәр. Чөнки соңгы вакытта ул үзен яхшы хис итми – күзләре дә начар күрә, ишетеп тә бетерми. Аны олы кызы тәрбияли.

– Безнең әти –  каһарман кеше, – диләр балалары. – Тормышта нинди генә авырлыклар аша үтәргә туры килсә дә, сынмады, сыгылмады. Абруйлы һәм гадел кеше буларак, безгә тормышның асылын төшендерә белде.

Галимҗан Закирҗан улы 1942 елда фронтка китә. Брянск, Ржев, Рига шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Туган нигезенә 1945 елның гыйнварендә авыр яраланып кайта.

Сугышка кадәр, Чистай педучилищесында укып, педагогик белем алырга өлгерә. Озак еллар Яңа Үзи мәктәбендә укытучы, укыту мөдире, директор булып эшли. Эшлекле һәм максатка омтылучан кеше буларак аны “Верный путь“ колхозы рәисе итеп сайлыйлар һәм күп еллар агымында элеккеге фронтовик авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя.

Хатыны Сания Заһретдин кызы белән өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әтиләренең хәер-фатихасы, киңәшләре бушка булмый. Балалары, оныклары барысы да матур тормыш белән яшиләр. Якын кешеләре аны игътибар, ихтирам һәм хөрмәткә күмәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев