Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Озын гомер – тормышны сөя белүдән

Тормышка яшь чакта, көч ташып торганда гына түгел, гомер көзе җиткәндә дә оптимизм белән карап була.

Иске Кыязлы авылыннан хезмәт ветераны Шәмселниса Натиева 90 яшендә дә  шундый принцип буенча яши  һәм барысы да аныңча килеп чыга: сәламәтлегенә зарланмый, бакчасында үзе яшелчәләр үстерә (быел бәрәңге, суган, кабак, кишердән мул уңыш алган).

Юбилейлы туган көнендә өендә күпсанлы кунаклар җыелды. Гаилә хуҗабикәсен тәбрикләргә кызлары, оныклары, авылдашлары җыелды. Районнан рәсми делегация дә килде.

– Хөрмәтле Шәмселниса Хамәтсафа кызы, сезнең тормыш юлыгыз җиңел булмаган, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Бөек Ватан сугышы чорында сез фидакарь хезмәтегез белән Җиңүне якынайткансыз һәм сугыштан соңгы елларда көчегезне кызганмыйча хезмәт куйгансыз. Фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Ул юбилярны бәйрәме белән тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, район башлыгы исеменнән чәчәкләр, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырды. Шәмселниса Хамәтсафа кызын районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да гомер бәйрәме белән тәбрик иттеләр.

Хуҗабикә һәм кунаклар мул табын артында әңгәмә кордылар. Сүз элеккеге вакыйгалар турында барды.

Шәмселниса Хамәтсафа кызы шул авылда туып үскән. Гаиләдә дөньяга килгән 13 баладан ул һәм аның апасы Рәисә генә исән калганнар (ул хәзерге вакытта Казанда яши). Шәмселниса Хамәтсафа кызына күпне күрергә туры килгән. Кече яшьтән үк авыр эштә бил бөккән. Олылар янәшәсендә урман хәзерләүдә эшләгән.

1951 елда кияүгә чыккан, әмма гаилә тормышы барып чыкмый. Балалары белән бергә әти-әнисе йортында яшәгән. Сугыштан соңгы еллардан алып пенсиягә чыкканчыга кадәр колхозда терлекчелектә хезмәт куйган.

– Үзем турында уйларга вакытым булмады, – дип сөйли ул. – Минем өчен иң мөһиме – кызларымның һәм әти-әниемнең имин тормышта яшәүләре булды. 
Иртәдән кичкә кадәр авыр хезмәттә була ул. Кызларын тәрбияләп кеше итә, олы тормыш юлына чыгара.

Әлфия һәм Әминә буй җитеп кияүгә чыгалар, шул ук авылда гомер итәләр. Инде оныкларының да үз гаиләләре бар. Һәм бу гаиләдә шунысы үзенчәлекле – бары тик кызлар гына туган. Әбиләренең 90 еллыгына аның 13 оныкчыгы да килгән иде.

Якыннары әбиләрен игътибарсыз калдырмыйлар, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр, исәнлеге турында кайгырталар. Һәм аның олы яшьтә дә актив һәм тормыш сөючән булуына сөенәләр. Озак яшәүнең сере дә шундадыр, мөгаен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев