Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Зәкирә Раузетдин кызы Гобәйдуллинаны сугыш сынаулары сындыра алмаган

Иске Кармәт авылының ак әбисе Зәкирә Гобәйдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зәкирә Раузетдин кызы 1926 елның 7 маенда Иске Кармәт авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап, Иске Ибрай авылында укуын дәвам итә. Ибрай авылына кадәр шактый чакрым юл, ә алар җәяү йөреп укыйлар. Өскә кияргә кием юк, яртылаш ач дигәндәй, аякта чабата. Сигез сыйныфны тәмамлаганда сугыш башлана. Ул вакытта авыл советы рәисе булып эшләгән әтисе, сугыш башланганның беренче көннәрендә үк, үз теләге белән дошманга каршы көрәшкә китә. 
Юбиляр бу мизгелнләрне күз яшьләрсез искә ала алмый. Озак та үтми, әтисенең үлгән хәбәре килә. Аңа нибары 32 яшь була. Зәкирә әби гомере буена әтисенең һәлак булган, җирләнгән урынын табу, зыярәт кылу хыялы белән янып яши. Аның бу хыялын балаларына тормышка ашыру мөмкин булган – алар бу изге гамәлне башкарганнар. 
- Без күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел. Сугыш башланганда без әле үсмерләр идек, колхозда эшләргә кеше юк, безнең ише балалар да, картлар гына. Кырда ашлык суктыру өчен комбайннарны бер чүмәләдән икенчесенә тартып йөртә идек, - дип хәтерен яңартты әбекәй. - Сугыш башланган елны ашлыкны җыеп алып бетерә алмадык, уңыш кар астында калды, ул елларның авырлыгын искә дә аласы килми. Бүген тормышыбыз бик матур, Аллага шөкер. 
Алар ире белән биш балага гомер биргәннәр. Балалары әрсез, тырыш булып, әти-әниләренә тормышны тартырга булышып үскәннәр. 
Хәзер юбилярның 32 оныгы һәм бик күп оныкчылары бар. Олы яшьтә булуына карамастан, аның хәтере искиткеч. Әбекәй биш вакыт намазын калдырмый, Аллаһы Тәгаләдән балаларына, онык-оныкчыкларына бәхет, сәламәтлек теләп дога кыла. 
Зәкирә Раузетдин кызын күркәм бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов ихластан тәбрикләделәр. 
– Район җитәкчелеге исеменнән халык хуҗалыгын торгызуга, халыкның якты киләчәгенә юнәлдерелгән фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, туган һәр таңга куанып яшәвегезне телим, – дип котлады күпне күргән тантана сәбәпчесен Илшат Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын ирештерде, район исеменнән бүләк, күчтәнәчләр тапшырды. 
Әбекәй үзенә игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев