Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үзе һәм дуслары өчен эшләгән

    Иванова Анна Ильиничнаның тормыш юлы яшьтәшләреннән бераз гына аерылып тора. Ул 1926 елда Черемушка авылында дөньяга килә. Ә бу көннәрдә аңа 90 яшь тулды. Бәйрәмгә барлык авыл халкы җыелды. Анна Ильиничнаны монда яраталар һәм яхшы, кешелекле, тырыш булганы өчен хөрмәт итәләр. Котларга дип җитәкчеләр дә килеп җиттеләр. Район башлыгы урынбасары...

    Иванова Анна Ильиничнаның тормыш юлы яшьтәшләреннән бераз гына аерылып тора.

    Ул 1926 елда Черемушка авылында дөньяга килә. Ә бу көннәрдә аңа 90 яшь тулды. Бәйрәмгә барлык авыл халкы җыелды. Анна Ильиничнаны монда яраталар һәм яхшы, кешелекле, тырыш булганы өчен хөрмәт итәләр. Котларга дип җитәкчеләр дә килеп җиттеләр. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова ихластан гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр, сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Путин котлавын укыдылар, бүләкләр тапшырдылар.

    Хәзер генә Анна Ильинична ял итәргә һәм якыннары белән сөйләшеп утырырга үзенә ирек бирә ала. Ә яшь чагында үзе өчен дә, дусты өчен дә хезмәт куя.

    Колхозга эшче куллар кирәк була. Сугыш вакытында Анна Ильинична үгез җигеп бодай чәчә. Кызу җәй көннәрендә гектарлаган мәйдан кырларны утый, борчак чаба.

    Кышын исә абыйлары белән урман кисәргә бара ул. Эш җиңелләрдән түгел, киемнәре дә олылардан калганы гына. Аннары - торф чыгару, хәрби корылмалар төзү эшләре.

    - Биләр янындагы зур валлар - алар барысы да кулдан эшләнгән, - дип сөйли юбиляр әби.

    Гомер буена ул колхозда төрле эшләрдә эшли. Кызы Мария туа. Әнисе өчен ул картлыкта терәк.

    Гаилә терлек асрый, хуҗалык алып бара. Анна Ильинична оекбашлар бәйли, пөхтә була. Авылда халык сөйләгәнчә, аның өендә һәрвакыт чисталык хөкем сөрә. Савыт-саба ялтырап тора, ә бакчасында алабутаның әсәре дә булмый. Кызын һәм оныкларын да тәртипкә өйрәтә.

    Анна Ильинична кызы гаиләсендә яши. Аны хөрмәтләүләре күренеп тора. Юбиляр әбинең 3 оныгы, 12 оныкчыгы һәм 3 оныкчыгының балалары бар.

    Анна Ильинична озак һәм лаеклы гомер кичерә. Якыннарының яратуын һәм хөрмәтен тоеп яши ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: