Аксубаево
  • Рус Тат
  • Заяга үтмәгән гомер

    Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе кешесе Анатолий Морозов шул көннәрдә үзенең илле яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шуның яртысыннан артыгын ул геология-эзләнү хезмәтенә багышлый. Хезмәт эшчәнлеген Анатолий бөтен республиканы шаулаткан 3 нче номерлы Аксубай ПСБ да башлый, аннан соң ГБД да эшли. Шуннан соң геология-эзләнү партиясендә барган уннарча елларга сузылган үзгәрешләр башлана,...

    Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе кешесе Анатолий Морозов шул көннәрдә үзенең илле яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


    Шуның яртысыннан артыгын ул геология-эзләнү хезмәтенә багышлый. Хезмәт эшчәнлеген Анатолий бөтен республиканы шаулаткан 3 нче номерлы Аксубай ПСБ да башлый, аннан соң ГБД да эшли. Шуннан соң геология-эзләнү партиясендә барган уннарча елларга сузылган үзгәрешләр башлана, аның структурасы һәм атамасы алмашына, үзгәтеп корулар була, әмма ул һөнәренә тугры кала. Бүген ул Татар геология-эзләнү идарәсенең бораулау җайланмасы машинисты. Күптән түгел «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте алдындагы хезмәтләре, җәмгыять иминлеге өчен озак еллар фидакарь хезмәт куйганы һәм югары профессиональлеге өчен Анатолий Михайлович Морозов «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов исеменнән Рәхмәт хатына лаек булды. Ярты гасыр гомер үтеп, хезмәткә багышланган елларның заяга үтмәвен аңлау, күңелле, әлбәттә. Хәер, атналар буена вахта алымы белән, кыр шартларында эшләве җиңел түгел. Үз кулларың белән төзелгән өй бусагасын атлап керүгә үк барлык ару-талчыгуларның бер мизгелдә юкка чыгуын да яхшы белә ул. Тормыш иптәше Любовь Сергеевна белән алар чирек гасырдан артык иңгә-иң куеп яшәп, дүрт бала-өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Ә бүген исә яраткан оныклары Антон һәм Матвей әби-бабаларын үзләренең уңышлары белән шатландыралар.

    -Безнең әти-дөньяда иң яхшы әтиләрнең берсе,-дип сөйли кызы Валентина,. -Үзебез әти-әни булсак та, әтиебез безнең өчен һәрьяклап үрнәк булып тора. Ул безгә әтиләргә хас булганча эш белән дә, киңәшләре белән дә ярдәм итә.
    Бүген дә балалар дип яши ул. Улына-атлар фермасы булдырырга, кызына өй төзергә булыша. Тормышта бәхетле булу өчен бөтен нәрсәсе-гаиләсе дә, яраткан эше дә бар аның, ә калганнары, кем әйтмешли, мөһим түгел.
    Тормыш иптәше, балалары, оныклары Анатолий Михайловичны юбилее белән котлап, бары тик исәнлек кенә телиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: