Аксубаево
  • Рус Тат
  • Заварихин Александр Васильевич

    "Сельская новь" район гәзитенең элеккеге мөхәррире Александр Васильевич Заварихин 85 яшендә безнең арадан китте. Ул 1932 елның 1 маенда Спас районының Мещеровка авылында туа. Сугыштан соңгы авыр 1948 елда, һөнәрчеләр училищесын яңа гына тәмамлаган 5нче разрядлы слесарь Александр Заварихин Казан шәһәренең 16нчы (моторлар төзү) заводына эшкә җибәрелә. Бу предприятиедә ул...

    "Сельская новь" район гәзитенең элеккеге мөхәррире Александр Васильевич Заварихин 85 яшендә безнең арадан китте.

    Ул 1932 елның 1 маенда Спас районының Мещеровка авылында туа. Сугыштан соңгы авыр 1948 елда, һөнәрчеләр училищесын яңа гына тәмамлаган 5нче разрядлы слесарь Александр Заварихин Казан шәһәренең 16нчы (моторлар төзү) заводына эшкә җибәрелә. Бу предприятиедә ул алга таба аның тормышында төп урынны биләгән булачак һөнәрен дә ача. 1951-1955 елларда Балтыйк флотында хезмәт итә. Армиядән соң заводка кире кайтып, башта кичке мәктәптә, аннан соң КДУның журналистика факультетында читтән торып белем ала.

    Аның принципиаль, көн кадагына бәйле мәкаләләре ул вакытта флот һәм завод гәзитләрендә генә түгел, "Совет Татариясе"ндә дә басылып чыга.

    1966 елда КПСС өлкә комитеты тәкъдиме белән ул журналист вазыйфасында Аксубайга эшкә килә. Иҗат юлын ул безнең район гәзитендә мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатиб буларак башлый, 15 ел дәвамында "Сельская новь" редакциясен җитәкли. Аның килүе белән гәзит эчтәлеге тирәнәя, аның тышкы күренеше дә үзгәрә, Кама аръягында иң яхшы гәзитләрнең берсе булып таныла.

    Александр Заварихин башкалардан аерылып торучы шәхес була. Аның мәгънәле эчтәлекле мәкаләләрен, очлы каләмен гәзит укучылар әле дә яхшы хәтерли. 1987 елда бирелгән "ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме Александр Заварихин эшчәнлегенә лаеклы бәя була. Ул СССРның журналистлар Союзында торды, Аксубай район советы депутаты булып сайланды.

    "Сәләтле кеше - бөтен яклап та сәләтле" дигән сүзләр нәкъ менә Александр Заварихин турында. Ул гәзит өчен генә түгел, күңел өчен дә иҗат итә: шигырьләр, очерклар яза, рәсемнәр ясый. Ул "Мин Татарстанны яратам", "Миңа монда яшисе", "Мәскәүнең барысын да үзе хәл итәчәгенә ышандык", "Үзгәрешләр чигендә", "Без сугыш тылы балалары" һ.б шигырь китаплары авторы. Рәссам Заварихин тарафыннан 150дән артык картина иҗат ителгән.

    1 май көнне Александр Васильевич юбилеен билгеләп үтте. 85 еллык юбилее алдыннан аның "Без - сугыш тылы балалары" дигән китабының 2 нче басмасы дөнья күрде. Аксубай музеенда картиналар күргәзмәсе оештырылды, ә журналист, язучы, рәссам иҗаты Татарстан Дәүләт Советыннан Рәхмәт хаты белән билгеләнеп үтелде.

    10 июнь көнне аның йөрәге тибүдән туктады. Александр Васильевичның бөтен гомере яраткан эшенә, халыкка багышланды. Аның турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Аның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: