Заманны сайламыйлар
ЭЭМ ветераны Геннадий Сухалов 70 яшьлеген билгеләп үтә.
Геннадий Александрович кебек кешеләр турында, кайда туган – шунда кирәк булган диләр. Ул туган Носовка поселогы картада юк инде. Әмма бала чагы һәм яшьлек елларының җылы хатирәләре шушы авыл белән бәйле.
Ветеран башта Иске Мокшинога, аннан соң Сөнчәлегә кадәр ничәмә-ничә чакрым юл узып укырга йөргән елларын әле дә искә алып сөйли. Мәктәптән соң Геннадий Бөгелмә һөнәри-техник училищесында тракторист-машинист белгечлеге ала.
Ә һөнәр сайлауда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән еллар этәргеч була, запастагы офицерлар курсын тәмамлап, өйгә өлкән сержант булып кайта. Һөнәргә юл Мәләкәс тикшерү изоляторыннан башлана, анда ул алты ел эшли. Аннары туган ягына кайта.
16 ел милициянең участок вәкиле булып хезмәт итә – 22 торак пункт – МЮД, Беловка, Сөнчәле, Шәрбән, Кыязлы, Тимошкино һәм башка авыллар аның ведомствосында була. Инде тәҗрибә туплап, Геннадий Алабуга махсус урта милиция мәктәбендә укый.
Хезмәт иткән елларда ветеран барлык өч дәрәҗә медальләр белән бүләкләнә, ведомствоның юбилей бүләкләренә лаек була.
– Елның теләсә кайсы фасылында һәм теләсә нинди һава торышында участокта булыр өчен миңа ат беркетелгән иде, – дип сөйли Геннадий Александрович. – Заманны сайламыйлар, ә эшләргә теләсә кайсы һөнәр дә җиңел түгел. Гаиләмә рәхмәт – 22 ел эчке эшләр органнарында хезмәт иттем һәм һәрвакытта да өйдә бар да тәртиптә булуын, мине көтеп торуларын белә идем.
Геннадий Александрович хатыны Валентина Викторовна белән тормыш юлыннан 47 ел иңгә-иң куеп атлыйлар. Кызлары Еленага һәм уллары Андрейга лаеклы тәрбия биргәннәр, бүгенге көндә дүрт оныкларына сөенеп яшиләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев