Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үз һөнәрен яраткан кеше генә бәхетле була

Укытучылар көне алдыннан Зоя Зиновьевна Шуркина 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2 нче Аксубай мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысының яшь булып калуының сере – яраткан һөнәрендә һәм укучыларында. Мөгаллимә 38 ел гомерен игелекле эшкә – укытучы һөнәренә багышлый. Бу еллар эчендә ул күпме буын балага белем орлыклары салган, аларны олы тормыш юлына чыгарган. Һәр укучы үзенең беренче укытучысын изге сүзләр белән генә искә ала.

Ә бит барысы да башкача килеп чыгарга да мөмкин була. Зоя кечкенәдән табиб булырга хыяллана. Ул кешеләрне дәваларга тели. Ак халат та аңа бик ошый. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина уку йортына укырга керә. Әмма тиздән бу һөнәрнең аныкы түгеллеген аңлый.

– Табиб булу өчен теләк кенә түгел, ныклы холыклы да булырга кирәк. Моннан тыш, тормышын медицина белән бәйләргә планлаштырган кеше бик тыйнак булырга тиеш. Мин алай булдыра алмадым, – дип билгеләп үтте юбиляр. – Йөрәк белән акыл көрәшкәндә, минем һәрчак йөрәк җиңә.

Зоя Зиновьевна нәкъ менә шул сәбәпле медицина учреждениесен тәмамлый алмый, Тәтеш педагогика училищесына укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Балалар өчен ул икенче әни була. Чөнки, билгеле булганча, мәктәп вакытның күп өлешен ала.

Үзенең хезмәте белән ул укучыларның хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулый. Кырыс, таләпчән, шул ук вакытта сизгер һәм йомшак күңелле дә була белгән мөгаллимә һәр укучы белән бик җиңел уртак тел таба.  Ул тәҗрибәле, талантлы, зирәк, үз һөнәренең чын остасы булган мөгаллимә, балаларны һәм үз һөнәрен ярата, гадел, теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузарга әзер.

Дүрт ел дәвамында Зоя Зиновьевна балаларны, аналарча кайгыртып, ә кайчагында катгыйлык та күрсәтеп, белем иленнән җитәкләп бара, сабыйлар күңеленә фән һәм мәдәният нигезләре орлыкларын сала, илнең булачак гражданнарын тәрбияли. Чираттагы чыгарылыштан соң, икенчеләре килә һәм барысы да яңадан башлана. Бу башлангыч сыйныф укытучысының хезмәте, сәләте.

Юбиляр үзенең һәр чыгарылышын хәтерли. 38 еллык мөгаллимлек эшчәнлегендә алар аз булмый. Шатлыклы хатирәләрдән күзләре очкынлана, алар бүгенге көнгә кадәр аның күңелен җылытып тора.

Зоя Шуркинаның башлангыч сыйныфлар укытучысы гына түгел, математика укытучысы булуы да билгеле. Ул үз фәнен балаларга да сеңдерә. Педагог математика өлкәсендә берничә методик эшләнмә авторы да.

Зоя Зиновьевна өйдә дә укытучы булудан туктамый. Башта ул кызы һәм улы өчен педагог булса, хәзер исә оныклары өчен. Улы Александр әнисе сукмагыннан киткән дияргә була. Ул балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшли. Аның хатыны да шулай ук укытучы – Аэлита Шуркина, кайнанасы кебек үк, башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Зоя Зиновьевнаның тормыш юлында авырлыклар да аз очрамый. Алар ире Александр Николаевич белән тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлыйлар. Ул һәрвакыт тормыш иптәшен хуплый, ярдәм итә. Әмма юбилярның күңелен аның мәхәббәте генә түгел, үзе белем биргән укучыларының яратуы да җылыта.

Зоя Зиновьевна узылган гомер юлына әйләнеп карап, укытучы – аның сәләте булуын таный. Үзенең яшьлегендә кабул иткән карарына бер генә дә үкенми.

– Балалар янәшәсендә үземне җиңел хис итәм. Аларга кушылып көлү дә, елау да файдага гына. Без алардан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Ә минем балаларга белем бирүдә куйган көчем, укучыларымның уңышлары белән әйләнеп кайтачак, – ди педагог. – Әти безгә һәрвакыт, укырга, белем алырга, үсәргә, күңелеңә хуш килгән эш белән шөгыльләнергә кирәк, ди иде. Ул безне үз һөнәребезне яратырга өйрәтте. Шуңа күрә гаиләдәге һәр кеше үзен сайлаган һөнәренә багышлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев