Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үз хезмәтләре белән Җиңүне якынайта

Урмандеево авылында гомер итүче хезмәт ветераны Анастасия Якушкинага 95 яшь тулды.

Бу көнне Якушкиннар йортында күңелле гаилә бәйрәме узды. Балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, авылдашлары юбиляр яшәгән йортка җыелдылар.  Истәлекле дата белән Анастасия Ильиничнаны котларга районның рәсми вәкилләре килде. Район башлыгы Камил Гилманов фидакарь хезмәтләре, халык хуҗалыгын үстерүгә шәхси өлеш керткәне өчен аңа рәхмәт белдерде.

– Сезнең буын вәкилләренең тормышка, җәмгыятькә мөнәсәбәте хәзерге буын өчен үрнәк булып тора, – дип билгеләп үтте ул. Район җитәкчесе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның юбилей уңаеннан котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. 

Юбилярга иң изге теләкләрен социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, Урмандеево авылы ветераннар советы рәисе  Владимир Семенов җиткерделәр.  Әңгәмә вакытында тантана сәбәпчесе язмышында  бик күп фаҗигале сәхифәләр ачылды. Анастасия әби тумышы белән шушы ук авылдан.

Ул әле бала гына булганда, аның гаиләсе кулаклар исемлегенә эләгә. Себергә китүдән саклап калу өчен, туганнары аның әнисен Алексеевск районы егетенә кияүгә бирә. Анастасия шунда үсеп, күрше районда әле бик күп еллар яши. Сугыш башлангач Анастасия Ильиничнаны Казан авиация заводына эшкә җибәрәләр. Ул анда җиде ел буе эшли. Эш шартлары бик авыр була. Заводта фронт өчен бомбардировкалар ясыйлар, ресурслар җитми.

Эшчеләр көненә 300 грамм икмәк алалар, әмма ачлык-ялангачлыктан иза чигүчеләр аны бер утыруда ашап та бетерәләр... 

Бернигә дә карамастан, көчләрен кызганмыйча дошманны Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Анастасия Ильинична да  әлеге шатлыклы көнне үз хезмәтем белән якынайттым дип горурланып әйтә ала, тик ул буын кешеләре бик тыйнак бит. Алар бары тик хәзерге тыныч тормышның нинди зур авырлыклар, югалтулар белән яулап алынуын беләләр һәм шөкер итеп яшиләр.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга, якташыбыз илне торгызу эшләрендә катнаша. Өйгә кайткач, колхозда бригадир итеп сайлап куялар. Илленче елда элекке фронтовикка кияүгә чыга һәм яшь гаилә Урмандеево авылына күчә. Якушкиннар ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Иван Афанасьевич белән 50 елдан артык тату гомер итәләр. Анастасия Ильинична гомере буе колхозда эшләгән.

Бүген ул 11 онык һәм 13 оныкчыкның яраткан әбисе. Пенсионер кече улы Геннадий гаиләсендә  төзекләндерелгән, уңайлы шартларда яши, тормышыннан бик канәгать. Аның янында кырык елдан артык килене Луиза. Ул кайнанасына рәхмәт кенә әйтеп тора.

– Безнең әни безгә балаларны, оныкларыбызны үстерергә ярдәм итте, ул булмаса бар эшкә дә өлгерә дә алмас идек, – ди ул. Камил Гилманов аларга гаиләнең иң өлкән кешесенә карата ихлас, кайгыртучан мөнәсәбәттә булулары өчен рәхмәт белдерде. –Бу сезнең балаларыгыз һәм онык-оныкчыкларыгыз өчен зур тәрбия үрнәге булып тора, - диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев