Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үз эшен яратып башкара

Сокланырлык хатын-кызлар бар. Аларның тормышка, хезмәткә карата мөнәсәбәтләре искиткеч.

Бу язма шуларның берсе - «Аксубай» агрофирмасының Тукай бүлеге бозау караучысы Светлана Кузьмина турында. Аның җилкәсендә – терлекчелектә чирек гасыр эшләү. Иске Савруш мәктәбендә укыганда, тормыш юлы авылда дәвам итәр дип уйламый да кыз.

Мәктәптән соң Яр Чаллыга китеп, АВМ операторына укырга керә. Һөнәре буенча заводта эшләргә, ягъни үзен киләчәген шәһәр тормышына багышлауны күздә тоткан була. Тик барысы да башкача килеп чыга. Монда мәхәббәт төп рольне уйный - кыз авылда яшәргә теләк белдергән егеткә -  Андрей Кузьминга кияүгә чыга.

Әмма Светлана бу көнгә кадәр шул юлны сайлап алуына  үкенми, чөнки ире белән яратышып һәм килешеп яшиләр. Гаилә тормышы җайга салынган. Бер-бер артлы балалары –  ике кыз,  өч уллары туа. Бу күп балалы гаиләдә өлкәннәре ата- аналар ояларын ташлап киткән инде, ә кечкенәләр әле мәктәптә укый. 

– Балалар белән декретта озак утырмадым, – ди Светлана Сергеевна. – Балаларга яхшы шартлар тудыру өчен без йорт төзи башладык, шуңа акча кирәк иде. Ирем чын хуҗа, бик хезмәт сөючән. Билгеле, фермада да, өйдә дә эш җитәрлек, тик барысына да өлгерергә тырышабыз. 

Кузьминнар зур, матур йортта яшиләр, мал-туар да, дуңгызлар да, кош-корт та асрыйлар. – Бозау караучыларның эше, әлбәттә, җиңел түгел һәм җаваплы, – дип килешә терлекче.

– Мин егерме елдан артык сыер савучы булдым, бозау караучы булып алты ел эшләдем. Кечкенә бозаулар, нәни балалар кебек, аларга карата башка мөнәсәбәт кирәк. Мин  иртән корпуска килеп кергәч, алар минем тавышымны ишетәләр һәм кычкырырга тотыналар. Аларны яратмый мөмкин түгел! Бозауның ничек үсүен күрү бик кызык, сәламәт булуларына шатланасың.  

Югары үсеш алу өчен фермада барлык шартлар да бар: сыйфатлы азык, витаминнар, өстәмәләр. Светлана Сергеевна хезмәттәше Валентина Герасимова һәм терлекче Камил Хәсәнов белән бергә 160 баш яш бозау карыйлар. Баш саны күп, әмма терлекчеләр тырыш эшләре белән булачак сөтлебикәләрне яхшы тәрбияләп үстерәләр.  

Хезмәттәге казанышлары өчен Светлана Кузьмина агрофирма, район җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнде. Узган елның җәендә ул ТР Дәүләт Советы Рәисе исеменнән бирелгән Рәхмәт хатына да лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев